«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалы кысаларында командалар яшьләр бизнес үзәге концепциясен төзергә тиеш булалар

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Хәзерге вакытта Мәскәү янындагы Красногорск  шәһәрендә  «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) 4нче Милли чемпионат финалы бара. Анда 8 команда көч сынаша: Мәскәү командасы, Мәскәү өлкәсе командасы, Владивосток командасы, Красноярск крае командасы, Чиләбе  командасы, Татарстан Республикасы командасы.

Командада катнашучылар яшьләр бизнес үзәге концепциясен төзергә тиеш булалар. Алар үзәкнең структурасын тасвирларга, күрсәтелүче хезмәтләрнең исемлеген төзергә, үзәкне үз-үзен тәэмин итү дәрәҗәсенә күтәрү планын язарга тиешләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International