Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 13 маендагы 884-р номерлы боерыгы белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасына «Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе системасында шәхси (персоналаштырылган) исәп турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 1072874-6 нчы федераль закон проекты кертелде. Анда 2018 елның 1 гыйнварыннан эш бирүче тарафыннан Пенсия фондына аңарда эшләүче һәр зат турында ай саен хисап тапшыру тәртибенә күчү күздә тотыла.
Закон проекты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы сайтында танышырга була, моның өчен түбәндәге сылтама буенча барырга кирәк: http://asozd2.duma.gov.ru/main.nsf/%28SpravkaNew%29?OpenAgent&RN=1072874-6&02.