2016 елның 26-27 мае көннәрендә Татарстан Республикасы вәкилләре Мәскәү шәһәрендә Бөтенроссия кече һәм урта эшкуарлык көне кысаларында оештырыла торган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәмнең инновацияле структуралары оешмаларының Беренче гомумроссия конгрессында катнаштылар.
Чара Фәнни-техник сферада предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фонды һәм Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан Россия инновацион-технологик үзәкләре берлеге белән уртак оештырылды.