Яр Чаллыда кластерларга дәүләт ярдәме күрсәтү чараларын тикшерделәр

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә 2016 елның 24 маенда «Кластерларны үстерү өчен хезмәттәшлек» III Халыкара фәнни-гамәли  конференциясе кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Кама кластерлы үсеш үзәге инициативасы, «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе ярдәме белән, «Россиядә кластерларга дәүләт ярдәме күрсәтү механизмнары» дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды.

Түгәрәк өстәл эшендә кластерлы үсеш үзәкләре, бизнес-инкубаторлар һәм Россиянең төрле төбәкләрендә эшкуарлыкка инфраструктура ярдәме күрсәтүче башка оешма вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International