2016 елның 1 августында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль нигезләре турында» федераль законның эшләнелеп бетерелгән проектын кертте.
2016 ел башыннан «Химград» Технополисы резидентлары 10,5 млрд сумлык продукция җитештерде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 32% ка күбрәк. Җитештерү күләмнәренең шактыйга артуы шул исәптән нанотехнологик продукция ясау хисабына да булды. 2016 елның ике кварталы йомгаклары буенча «Химград» резидентлары тарафыннан 2 млрд сумлык нанотехнологик продукция төяп-озатылды, 2015 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда 24%ка күбрәк.
“Татнефть”нең “Башнефть”не сатып алу нияте Башкортстан җитәкчелегендә аптыраш уятты. Бу хакта бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ директорлар советы утырышында Башкортстан Республикасының Нефть-химия эшкәртү институты директоры Илшат Теләшев сөйләде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Электр энергетикасы субъектларының җылыту сезонында эшләүгә әзерлеген бәяләү тәртибен раслау турында» карар проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын һәм РФ субъектларының норматив хокукый актларына экспертиза оештыру һәм үткәрү буенча методик киңәшләрнең яңа редакциясен раслады.
Нәкъ 10 ел элек, 2006 елның 2 августында, «Тасма» җитештерү берләшмәсе территориясендә «Химград» Технополисы туа. Әлеге дистә ел эчендә мәйданчык, Россиянең алдынгы индустриаль паркы формаларын алып, әкренләп үзгәрде һәм яңарды. Нефть табу буенча лидер төбәк буларак, Татарстан актив рәвештә нефть химиясе кластерын үстерә, әлеге структурада полимерларны эшкәртү буенча индустриаль паркның булуы шактый алга китеш булды.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә PricewaterhouseCoopers (PwC) компаниясе белән киңәшмә оештырылды.
2016 елның августыннан Татарстан Республикасындагы КФҮнең барлык филиалларында («Минем документларым» офислары) тест режимында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖнең хезмәтләрен күрсәтү оештырылды.
ТР Җитештерүгә ия кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәге Робот техникасы үзәге белән хезмәттәшлек итә башлый.
Татарстан эшкуарлары үзләренең җитештерүләрендә робот техникасының заманча казанышларын куллана алачак.
«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ кече һәм урта бизнеска акчалата дәүләт ярдәме шартларын гадиләштерде. Исегезгә төшерик, язын Татарстанда «Программа 6,5» старт алды. Әлеге чара кысаларында кече һәм урта бизнес 50 млн сумнан 4 млрд сумга кадәр түбән процентларда кредит ала алачак. Программаны дәүләт банклар белән уртак финанслый, ә тегеләре, үз чиратында, эшкуарларга 10-11% лы займнар бирә.