Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрелә

2016 елның 3 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан  Россия Федерациясе Хөкүмәтенең  «Электр энергетикасы  субъектларының җылыту сезонында эшләүгә әзерлеген бәяләү тәртибен раслау турында» карар проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.

Проект электр энергетикасы объектларының/субъектларының җылыту сезонында эшләүгә әзерлеген  бәяләү системасының комиссион форматыннан мониторинглау моделенә күчүне күз уңында тота. Бу вакытта электр энергетикасы объектларының торышы турындагы мәгълүмат энергетикада гамәлдә булган тармак исәп-хисабы системасы кысаларында даими нигездә күзәтүгә кереп тора һәм эшкәртелә.

Бизнес-берләшмәләр вәкилләрен тәкъдим ителгән норматив хокукый акт белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының рәсми сайтында танышырга чакырабыз.

Үзегезнең теләк-тәкъдимнәрегезне һәм фикерләрегезне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү  секторына түбәндәге электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз: Nail.Madiev@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International