Төбәкләр өчен ҖЙБнең яңа методикасы расланды

2016 елның 2 августы, сишәмбе

 Россия Икътисадый үсеш министрлыгы  җайлау йогынтысын бәяләү процедурасын һәм РФ субъектларының норматив хокукый актларына экспертиза оештыру һәм үткәрү буенча методик киңәшләрнең яңа редакциясен раслады.

Методик киңәшләр төбәк дәрәҗәсендә ҖЙБ процедурасын үткәрү тәҗрибәсен анализлауны исәпкә алып яңадан каралды һәм актуальләштерелде. Кулланылышлары тәкъдим ителгән төшенчәләрне төгәлләштерүдән тыш,  документ бәяләү үткәрүнең тәкъдим ителгән модельләрен, ҖЙБне үткәрүнең төбәк үзенчәлекләрен исәпкә алып, оптимизацияләүне, һәм шулай ук факттагы йогынтыны бәяләүне кертү буенча киңәшләрне күз уңында тота.

Югарыда аталган үзгәрешләр төбәк дәрәҗәсендәге ҖЙБ институтының нәтиҗәлелеген күтәрүгә, ҖЙБ институтының төшенчәләр аппаратын аңлатудагы төрлелекне юкка чыгаруга (аларны нәтиҗәлерәк куллану өчен аерым процедураларны киредән карау белән бергә), ә иң мөһиме РФнең барлык субъектларында ҖЙБ институтын үстерүнең бердәм концепциясен формалаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International