Хәтта зур булмаган банклар да «Программа 6,5»тә катнаша алачаклар

2016 елның 2 августы, сишәмбе

«Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ кече һәм урта бизнеска акчалата дәүләт ярдәме шартларын гадиләштерде. Исегезгә төшерик, язын Татарстанда «Программа 6,5» старт алды. Әлеге чара кысаларында кече һәм урта бизнес 50 млн сумнан 4 млрд сумга кадәр түбән процентларда кредит ала алачак. Программаны дәүләт банклар белән уртак финанслый, ә тегеләре, үз чиратында, эшкуарларга  10-11% лы займнар бирә.

Ләкин  «КУЭ Корпорациясе» АҖ таләпләрне үзгәртте, шуның нәтиҗәсендә Программада хәтта зур булмаган банклар да катнаша алачак. Үз чиратында, Татарстан Республикасыннан аккредитациягә гаризаларын  инде 9 банк тапшырды.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды, үз чиратында, «Программа 6,5» буенча ташламалы кредитлар алуга булышып кына калмыйча, кредит өлешенең 70%н тәшкил иткән һәм күләме 1 млрд сумга кадәр җитәргә мөмкин булган суммага поручительство да бирә. Татарстан Республикасы Гарантия фонды эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат белән Сез түбәндәге адрес:  Казан ш., Мәскәү ур., 55, һәм  телефоннар буенча: +7 (843) 293-01-58, 293-25-23, 293-16-94 таныша аласыз,  хәбәр  www.garfondrt.ru сайтында да булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International