PwC компаниясе вәкилләре белән киңәшмә уздырылды

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында министр урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов җитәкчелегендә PricewaterhouseCoopers (PwC) компаниясе белән киңәшмә оештырылды.

Анда PwC компаниясе исеменнән  компаниянең партнеры, Санкт-Петербург шәһәрендә сделкаларны озатып йөрү буенча консалтинг бүлеге җитәкчесе Михаил Баженов, компания партнеры, Идел буе  федераль округында  PwC офисы җитәкчесе Денис Деревянкин, компания   менеджерлары Виталий Мелешков һәм Юлия Зарубина,  компаниянең   Идел буе федераль округында дәүләт структуралары белән эшләү буенча координаторы Илсөя Шәрифуллина катнашты. Татарстан Республикасыннан юнәлешле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасында дәүләт-шәхси партнерлыгы (ДШП) механизмын гамәлгә ашыру сораулары тикшерелде. Шулай ук компаниянең ДШП проектларын гамәлгә ашыруда катнашу буенча финанс, салым һәм юридик консультант сыйфатындагы мөмкинлекләре тәкъдир ителде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International