«Химград» Технополисы резидентлары 2016 елның I яртыеллыгында нанотехнологик продукция җитештерү күләмнәрен 2 млрд сумга кадәр арттырды

2016 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

2016 ел башыннан «Химград» Технополисы резидентлары  10,5 млрд сумлык продукция җитештерде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 32% ка күбрәк.  Җитештерү күләмнәренең шактыйга артуы шул исәптән нанотехнологик продукция ясау хисабына да булды. 2016 елның ике кварталы йомгаклары буенча  «Химград» резидентлары тарафыннан  2 млрд сумлык нанотехнологик продукция төяп-озатылды, 2015 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда  24%ка күбрәк.

 «Химград» Технополисы территориясендә эшчәнлек алып баручы резидентлар саны 265кә кадәр артты, ә хезмәткәрләр саны 7083 кешегә җитте.  2015 елның икенче кварталы ахырына «Химград»ның  257 резиденты предприятиеләрендә  6864 хезмәткәр эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International