ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  лизинг алучылары ЛИЗИНГ-ГРАНТ 2016» программасы кысаларында субсидияләр бирү буенча конкурс сайлап алуында катнашырга теләгән лизинг компанияләрен аккредитацияләүне үткәрү турында игълан итә.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан «Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм чит ил дәүләтләре хөкүмәтләре, аларның берләшмәләре яисә халыкара шартнамәләр төзергә хокукы булган халыкара оешмалар яки башка бергәлекләр арасында капитал салуларга ярдәм итү һәм аларны саклау сораулары буенча килешүләр төзү турында» Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проекты эшләнде. Карар проекты капитал салуларга ярдәм итү һәм аларны саклау сораулары буенча килешү төзү ысулларын үзгәртүгә юнәлдерелгән.

 

Күзәтчелек советы әгъзалары «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алуга ИТ-компанияләренең дүрт заявкасын карады һәм хуплады, инвестицияләрнең гомуми күләме 538,64 млн.сум.

Бер ел элек, 2015 елның 17 июлендә, Иннополис шәһәрендә үткәрелгән «Татарстан — бизнес өчен таяныч» Бөтенроссия форумында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, ТР Дәүләт заказы агентлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  smb.tattis.ru  – Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының мәгълүмати порталын күрсәтте.

 

Беренче  «Export ME» конференциясе 2016 елның 8 сентябрендә   Казанда «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында узачак. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм  «Россия экспорт үзәге» АҖ.

 

Россия  Премьер-министры Д.А.Медведев  тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Дәүләт һәм муниципаль контроль (күзәтчелек) органнары тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшкуарларга карата планлы тикшерүләр уздыруның еллык планын әзерләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» 2016 елның 19 июленә 691нче карары имзаланды.

 

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында 2016 елның 4 августында Хезмәт мигрантларын социаль адаптацияләүгә һәм интеграцияләүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыручы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның (СЮКБО) субсидия алуга гаризаларын карау комиссиясе утырышы уздырылды.

 


4
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Президенты каршындагы советның икенче киңәйтелгән утырышын уздырды. Утырышта эшләре тәмамланып килүче 7 проект төркеме каралды. Төркемнәр эшкуарлык өлкәсе өчен өч төп темада тәкъдим ителде: икътисадый билгесезлек, ихтыяҗ кимү, салым һәм салым булмаган түләүләр һәм тикшерүләр, административ каршылыклар.

Эшкуарларны борчый торган мәсьәләләрнең күбесе җитди, системалы булулары белән аерылып торалар һәм аларны бергә, ведомстовара багланышлар һәм бизнес даирәләр белән берлектә хәл итәргә кирәк.

2016 елның 11 октябрендә Мәскәүдә «Президент-отель» Кунакханә комплексында (Большая Якиманка ур., 24) «Россия сәнәгатен модернизацияләү: үсеш өстенлекләре» XI Милли конгрессы узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International