ТР Җитештерүгә ия кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәге Робот техникасы үзәге белән хезмәттәшлек итә башлый.
Татарстан эшкуарлары үзләренең җитештерүләрендә робот техникасының заманча казанышларын куллана алачак. Эшкуарлар һәм инновацияле технологияләрне эшләүчеләр арасындагы хезмәттәшлек «ТР Җитештерүгә ия кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү үзәг» һәм «Прототиплаштыру һәм илебез робот техникасын гамәлгә кертү үзәге» арасындагы килешү кысаларында оештырылачак. Килешүнең максаты – автоматматлаштырылган линияләрне проектлау һәм аларны кулланышка тапшыру белән шөгыльләнүче компания-интеграторларны берләштерү. «Робот техникасы үзәге» кече инновацияле компанияләргә булышачак. Алар үсеш юнәлешен сайлауда ярдәм алып, үз технологияләрен сәнәгать предприятиеләрендә гамәлгә кертә алачаклар.