Туган көнең белән, «Химград» Технополисы!

2016 елның 2 августы, сишәмбе

Нәкъ  10 ел элек, 2006 елның 2 августында, «Тасма» җитештерү берләшмәсе территориясендә «Химград» Технополисы туа. Әлеге дистә ел эчендә мәйданчык, Россиянең алдынгы индустриаль паркы формаларын алып, әкренләп үзгәрде һәм яңарды. Нефть табу буенча лидер төбәк буларак, Татарстан актив рәвештә нефть химиясе кластерын үстерә, әлеге структурада полимерларны эшкәртү буенча индустриаль паркның булуы шактый алга китеш булды.

«Химград» Технополисы – ул, иң беренче чиратта, биредә эшләүче кешеләр:  идарәче компанияләр һәм резидент компанияләр хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтүче оешмалар вәкилләре, юристлар һәм бухгалтерлар,  станок артында торучы операторлар һәм лабораториядә эшләүче фәнни хезмәткәрләр, төзүчеләр һәм проектлаучылар. Нәкъ әлеге кешеләр белән без  юбилей –  «Химградның» 10 еллыгы уңаеннан фото- һәм видеокотлауларны бүлешергә уйладык.

«Химград» Технополисы командасы алга таба да бизнес өчен уңайлы шартлар төзүгә үз өлешен кертергә әзер һәм иң зур казанышларның алда булуына ышана! 10 ел – ул әле юл башы гына!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International