2016 елның 1 августында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә «Россия Федерациясендә дәүләт һәм муниципаль контроль нигезләре турында» федераль законның эшләнелеп бетерелгән проектын кертте.
Закон проекты нигезләмәләре дәүләт һәм муниципаль контрольне (күзәтчелекне) тормышка ашыруның һәм аларны тормышка ашырганда гражданнарның һәм оешмаларның хокукларын яклауның гомуми принципларын ныгытты.
Закон проект тарафыннан контроль органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү принципларын, һәм шулай ук тикшерүләрне башкарганда тәвәккәллекләрне, финанс куркынычларын ачыклауга юнәлдерелгән якын килүләрне, мәҗбүри таләпләрнең мәгълүмати ачыклыгын ныгыту күз уңында тотыла.
Закон проекты Дәүләт Думасының көзге сессиясендә каралыр, дип көтелә.