ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Дүрт ел элек «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба - Агентлык) илдә бизнес алып бару шартларын тамырдан үзгәртергә тиешле Милли эшкуарлык инициативасын (МЭИ) гамәлгә ашыра башлады.

 

10 августта Казанда  «Авиакосмик технологияләр, заманча  материаллар һәм җиһазлар» күргәзмәсе башланып китте. Россия, Белоруссия, Латвия, Люксембург, Германия һәм АКШның  авиацион һәм космик техника эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләүдә махсуслашкан 120дән артык компаниясе Казанда уздырылучы 8нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашты.

 

2016 елның 5-7 августы көннәрендә Алабугада IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтте. Әлеге бәйрәмгә традицион рәвештә Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар килә.

 

2016 елның 8 августында  Яшел Үзән шәһәрендә «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы резидентлары катнашлыгында киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.

 

2016 елның 5 августында «Моношәһәрләрне үстерү фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының  Күзәтчелек советы Татарстан Республикасыннан алынган гаризаларны хуплады һәм «Мастер» КИП үстерү», Яр Чаллы моношәһәрендә «Үсеш» сәнәгать паркының инженерлык инфраструктурасын булдыру» һәм Яшел Үзән моношәһәрендә  «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгын төзү» кебек инвестицияле проектларны уртак финанслау турында карар кабул итте.


9
август, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 9 августында Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 офисы адресы буенча НО «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» конференц-залында әкаваплылыкчылык тәкъдим итү программасының өстәмә сайланышта банклар катнашуының ачык бәйге буенча гаризаларны ачу уздырылды. 


8
август, 2016 ел
дүшәмбе

223-ФЗ номерлы Закон буенча үткәрелә торган сатып алуларда катнашучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (КУЭС) үз статусларын турында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары белән расларга тиешләр. 

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре базасында «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәйтелде. Бу турыдагы карар Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында басылды.

 


5
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 3 августыннан 6 августына кадәр Татарстан Республикасы Тула өлкәсеннән килгән коллегаларын кабул итте. Делегацияне Тула өлкәсе губернаторы урынбасары  В.А.Федорищев җитәкләде. 15 кешелек  делегация составына Тула өлкәсе хөкүмәте, җирле үзидарә органнары һәм «Тула өлкәсен үстерү  корпорациясе» вәкилләре кергән иде. Визитның төп максаты -  республиканың кеше капиталын, төбәк институтларын һәм инвестицияле мәйданчыкларны  үстерү буенча тупланган тәҗрибәсен өйрәнү.

 

Хөрмәтле эшкуарлар, игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: «Лизинг грант» чарасы буенча Конкурска гаризалар тапшырганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында" 2013 елның 19 июнендәге 416нчы карарының 4.2 пунктына ярашлы рәвештә (ТР МКның 2016 елның 11 июлендәге 470нче Карары редакцисендә) салым түләүче тарафыннан салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентларны түләү буенча вазыйфаларның үтәлгәнлеге турында белешмә конкурска гариза бирелгән айның беренче числосына карата булырга тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International