«Минем документларым» (КФҮ) офислар базасында «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәйтелде

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең күпфункцияле үзәкләре базасында «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәйтелде. Бу турыдагы карар Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында басылды.

Карарга ярашлы рәвештә, хәзерге вакытта гражданнар КФҮләрдә теләсә кайсы үрнәктәге гражданин паспортын, алыштырырга кирәк булганда, югалтканда (урланганда)  машина йөртүче таныклыгын, һәм шулай ук наркотикларны кулланган өчен җәза алынмавы турындагы белешмә (соңгысы Россия Федерациясе Хезмәт кодексына каралган һәм 2017 елның 1 гыйнварыннан  үз көченә керәчәк үзгәрешләргә ярашлы рәвештә киләсе елга эшкә урнашканда таләп ителәчәк) алырга мөмкин.

КФҮ эше турындагы тулырак мәгълүмат, элемтә өчен телефон номерлары һәм филиалларның эш режимнары, һәм шулай ук күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге КФҮ Порталында урнаштырылган: https://uslugi.tatarstan.ru/mfc.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International