2016 елның 5-7 августы көннәрендә Алабугада IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе үтте. Әлеге бәйрәмгә традицион рәвештә Россиянең төрле почмакларыннан кунаклар килә.
Ярминкәдә зәркән бизәнү әйберләре, милли костюмнар, заманча кием, йон-мамык әйберләр, агач бизәк эшләре, сәнгати туку эшләнмәләре, керамика, гжель, сәнгати эшкәртелгән тире һәм башка бик күп нәрсәләрне күрергә мөмкин иде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре продукцияләренең киң ассортименты да китерелгән иде ярминкәгә.
Ярминкәне ябу тантанасында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева, Татарстан Республикасы Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, Алабуга музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Руденко һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары вәкилләре һ.б.лар катнашты.