ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2016 ел
җомга

2016 елның 29-30 августы көннәрендә  Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закончылык һәм хокук белеме институтында (Мәскәү ш., Большой Харитоньевский тыкрыгы, 24) «2016 елда дәүләт-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» программасы буенча семинар уздырыла.

 

2016 елның 11 августында Яр Чаллы шәһәрендә, капиталь төзекләндерүдән соң, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 31нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең тантаналы ачылышы уздырылды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада икътисад министры урынбасары Наталья Александровна Таркаева катнашты.

 

2016 елның   11 августында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здуновның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре оештырылды. Ул «Чаллы ФУД» ҖЧҖ, «Чаллы икмәге» АҖ һәм «Haier» суыткычларын җитештерү заводында булды, җирле продукция белән җентекләп танышты.

 

2016 елның 10 августыннан  Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак   эшләнгән һәм үткәрелә торган Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны өйрәтү буенча һөнәри әзерлек программасының дүртенче модуле старт алды.

 

Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкта 11-12 август көннәрендә  «Яшьләр эшкуарлыгын үстерү – 2016» стратегик сессиясе уза.

 

Беренче  «Export ME» конференциясе 2016 елның 8 сентябрендә   Казанда «Киләчәккә караш» Кече һәм урта эшкуарлык форумы кысаларында узачак. Конференцияне оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге һәм  «Россия экспорт үзәге» АҖ.

 


11
август, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Эшкуарлык фабрикасы» проекты 2016 елның 13-14 августы көннәрендә «Идел» Яшьләр үзәге» Дәүләт автоном учреждениесендә үткәрелергә тиешле җәйге күчмә форумда катнашырга чакыра.

Форумның үзенчәлеге -  аның ачык, үзара ышаныч хөкем сөргән атмосферада үткәрелүе. Чараның спикерлары – тәҗрибәләре, эш принциплары һәм яңа казанышлары  белән уртаклашырга әзер эшкуарлар һәм экспертлар. Һәр катнашучы чыгыш ясау һәм үз кейсын тәкъдим итү хокукына ия.

 

Бүгенге көндә  гражданнар Дәүләт хезмәтләренең бердәм федераль порталы (gosuslugi.ru) аша күпчелек федераль ведомстволарның электрон хезмәт күрсәтүләреннән файдалана алалар. Ләкин шул ук вакытта, шәхси мәгълүматларга ныклы яклау таләп ителгән хезмәт күрсәтүләрне алуга Федераль порталга гариза юллау өчен, үзеңнең исәпкә алыну язмаңны расларга кирәк. Моны өйдәге  компьютердан мөстәкыйль эшләү мөмкин түгел.

 

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә алу максатларында 2013 елдан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтү сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

 


10
август, 2016 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның 10 августында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  эш бирүчеләрнең чит ил эшче көчләренә булган ихтыяҗлары турындагы һәм Татарстан Республикасы өчен расланган квоталар кысаларында  аларны бүлү турындагы тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы булып узды. Утырыш Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова рәислегендә үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International