«Лизинг грант» чарасы буенча гариза тапшыручылар игътибарына!

2016 елның 5 августы, җомга

Хөрмәтле эшкуарлар, игътибарыгызны шуңа җәлеп итәбез: «Лизинг грант» чарасы буенча Конкурска гаризалар тапшырганда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Субсидия формасында дәүләт ярдәме алу өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу тәртибен раслау турында" 2013 елның 19 июнендәге 416нчы карарының 4.2 пунктына ярашлы рәвештә (ТР МКның 2016 елның 11 июлендәге 470нче Карары редакцисендә) салым түләүче тарафыннан салымнар, җыемнар, пенялар, штрафлар, процентларны түләү буенча вазыйфаларның үтәлгәнлеге турында белешмә конкурска гариза бирелгән айның беренче числосына карата булырга тиеш.

Конкурска гаризаны 2016 елның июль аенда тапшырган очракта салым органнарыннан 1 июльгә карата алынган белешмә тапшырырга кирәк.  Гаризаны 2016 елның  августында тапшырырга уйлаганда, салым органнарыннан алынган белешмә 2016 елның 1 августына карата булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International