2016 елның 8 августында Яшел Үзән шәһәрендә «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгы резидентлары катнашлыгында киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Чарада Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә яңа инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләүгә бәйле чараларны тормышка ашыру сораулары каралды.