Кече һәм урта эшкуарлык субъекты үз статусын реестр мәгълүматлары белән раслый

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

223-ФЗ номерлы Закон буенча үткәрелә торган сатып алуларда катнашучы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары (КУЭС) үз статусларын турында кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестры мәгълүматлары белән расларга тиешләр. Әлеге сатып алуларны башкарганда заказчы мондый субъектларга карата  аларның КУЭСна керүе турындагы декларацияне яисә КУЭСның бердәм реестры мәгълүматларын сатып алуларда катнашу гаризасына теркәү турындагы таләпне куярга хокуклы. Моннан тыш, әлеге сатып алуларда катнашучы белән шартнамә төзегәндә заказчы  әлеге катнашучының  "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкнв үстерү турында" Федераль законның 4 маддәсендә куелган критерийларга туры килүен КУЭСның бердәм реестры нигезендә тикшерү башкарырга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International