Тула өлкәсе делегациясенең эш визиты

2016 елның 5 августы, җомга

2016 елның 3 августыннан 6 августына кадәр Татарстан Республикасы Тула өлкәсеннән килгән коллегаларын кабул итте. Делегацияне Тула өлкәсе губернаторы урынбасары  В.А.Федорищев җитәкләде. 15 кешелек  делегация составына Тула өлкәсе хөкүмәте, җирле үзидарә органнары һәм «Тула өлкәсен үстерү  корпорациясе» вәкилләре кергән иде. Визитның төп максаты -  республиканың кеше капиталын, төбәк институтларын һәм инвестицияле мәйданчыкларны  үстерү буенча тупланган тәҗрибәсен өйрәнү.

Әзерләнгән программа кысаларында очрашулар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында,  «ТР Дәүләт заказы агентлыгы» ДУПндә, Татарстан Республикасы Сатып алулары дәүләт комитетында, һәм шулай ук Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгында уздырылды.

Тула өлкәсе вәкилләре программаның тыгызлыгын, күтәренке кәеф һәм кунакчыллык хөкем сөрүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International