Эшкуарларны инвестклиматны яхшырту буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген анализлауда катнашырга чакырабыз

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Дүрт ел элек «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» Автоном коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба - Агентлык) илдә бизнес алып бару шартларын тамырдан үзгәртергә тиешле Милли эшкуарлык инициативасын (МЭИ) гамәлгә ашыра башлады.

Үз көченә кергән законнарның һәм башкарылган чараларның реаль файдаларын яисә аларның бөтенләй булмавын бары тик эшкуар үзе генә бәяли ала, чөнки ул үз эшчәнлеге кысаларында көн саен административ каршылыкларга очрый һәм бизнесны алып бару чыннан да җиңеләйдеме, арзанайдымы, тизләндеме-юкмы икәнлеген күрә.

Моңа бәйле рәвештә Агентлык эшкуарларны инвестклиматны яхшырту буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләүдә катнашырга чакыра.

Анкеталарны түбәндәге адрес буенча тутырырга мөмкин: http://asi.ru/investclimate/opros/.

Сораштыру 2016 елның 15 августыннан 15 сентябренә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International