10 августта Казанда «Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» күргәзмәсе башланып китте. Россия, Белоруссия, Латвия, Люксембург, Германия һәм АКШның авиацион һәм космик техника эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләүдә махсуслашкан 120дән артык компаниясе Казанда уздырылучы 8нче Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәдә катнашты.
«Химград» Технополисы резиденты «Тасма» ФҖП» ҖЧҖ күргәзмәдә сигналны теркәү һәм тапшыру өлкәсендә уйлап табылган өр-яңа эшләнмәсен тәкъдим итте: җимерү тәэсире булмаган контрольне үткәрү өчен радиографик техник пленка. «Авиарешения» ҖЧҖ эшләгән пилотсыз очу аппаратлары кунакларны йөкләрне күтәрә алуының зурлыгы һәм очышының ераклыгы (300 километрга кадәр) белән гаҗәпкә калдырды.