«Эшкуарлык фабрикасы» җәйге форумга чакыра

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

«Эшкуарлык фабрикасы» проекты 2016 елның 13-14 августы көннәрендә «Идел» Яшьләр үзәге» Дәүләт автоном учреждениесендә үткәрелергә тиешле җәйге күчмә форумда катнашырга чакыра.

Форумның үзенчәлеге -  аның ачык, үзара ышаныч хөкем сөргән атмосферада үткәрелүе. Чараның спикерлары – тәҗрибәләре, эш принциплары һәм яңа казанышлары  белән уртаклашырга әзер эшкуарлар һәм экспертлар. Һәр катнашучы чыгыш ясау һәм үз кейсын тәкъдим итү хокукына ия.

Бу һәр катнашучысы кунак кына түгел, бәлки әлеге вакыйганы тудыручы булган чара.

Үткәрелү датасы һәм вакыты: 2016 елның 13-14 августы, форум 11.00дә башлана.

Үткәрелү урыны: «Идел» Яшьләр үзәге» Дәүләт автоном учреждениесе (ТР, Лаеш муниципаль районы, Матюшино авыл җирлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International