2016 елның 10 августыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте карарларына ярашлы рәвештә, Моношәһәрләрне үстерү фонды белән уртак эшләнгән һәм үткәрелә торган Моношәһәрләрне үстерү проектлары белән идарә итүче командаларны өйрәтү буенча һөнәри әзерлек программасының дүртенче модуле старт алды.
Белем бирү программасы СКОЛКОВО Мәскәү идарә мәктәбе Кампусында алып барыла. Татарстан Республикасыннан укуларда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Яшел Үзән моношәһәре предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре катнаша.