Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкта 11-12 август көннәрендә «Яшьләр эшкуарлыгын үстерү – 2016» стратегик сессиясе уза.
Стратегик сессия кысаларында 2016 елда чараларны гамәлгә ашыру этаплары карала, яңа форматларны гамәлгә кертү сораулары һәм Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм чараларны тормышка ашыру өчен җаваплы төбәк башкарма хакимият органнарының үзара эш итү тәртибе тикшерелә.
Стратегик сессиядә Россия Федерациясе башкарма хакимиятенең федераль органнары, үсеш институтлары һәм иҗтимагый берләшмәләр вәкилләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендәге экспертлар, һәм шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе катнаша.