Агымдагы елның 10 августында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында эш бирүчеләрнең чит ил эшче көчләренә булган ихтыяҗлары турындагы һәм Татарстан Республикасы өчен расланган квоталар кысаларында аларны бүлү турындагы тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы булып узды. Утырыш Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова рәислегендә үткәрелде.
Эшче төркем утырышында төзелеш, җәмәгать туклануы, спорт клублары өлкәсендәге эш бирүчеләрнең 2016 елда ТРнда чит ил гражданнары тарафыннан хезмәт эшчәнлеге алып баруга квоталарны төгәлләштерүгә ихтыяҗ булуы турындагы берләштерелгән гариза, һәм шулай ук 2017 елда чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүдә ихтыяҗларның күпме булачагы тикшерелде. Һәр гариза профессия (һөнәр) атамасын, хезмәт өчен түләү күләмен, кайсы илдән килү турындагы мәгълүматны һ.б.ларны үз эченә ала.