2016 елның 11 августында Яр Чаллы шәһәрендә, капиталь төзекләндерүдән соң, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча 31нче урта гомумбелем бирү мәктәбенең тантаналы ачылышы уздырылды. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан әлеге чарада икътисад министры урынбасары Наталья Александровна Таркаева катнашты.
Бердәм дәүләт имтиханнары һәм Төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча, 31нче мәктәп Татарстан Республикасының 100 иң яхшы мәктәпләре арасына керде. 11 сыйныфны тәмамлаган 7 укучы «укуда аерым уңышлар өчен» Россия медале белән бүләкләнде. Мәктәп укучылары республика, федераль дәрәҗәләрдәге бәйгеләрнең призерлары булып торалар.