Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здуновның «Үсеш» сәнәгать паркы резидентлары белән очрашуы узды

2016 елның 12 августы, җомга

2016 елның   11 августында Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здуновның Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре оештырылды. Ул «Чаллы ФУД» ҖЧҖ, «Чаллы икмәге» АҖ һәм «Haier» суыткычларын җитештерү заводында булды, җирле продукция белән җентекләп танышты.

Министр шулай ук әлеге предприятиеләрнең хезмәт коллективлары белән дә очрашты. Әлеге сәфәр кысаларында шәһәр мэриясендә «Үсеш» сәнәгать паркы резидентлары катнашлыгында узган киңәшмәдә «Үсеш» сәнәгать паркының 1нче чиратын төзү этаплары тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International