2016 елның 15 августында ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында «Югары социаль нәтиҗәлелекле Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашучыларның гаризаларын карау һәм бәяләү буенча эксперт эшче төркеме утырышы узды. Утырышны министрның беренче урынбасары, эксперт эшче төркеме җитәкчесе Марат Гафаров алып барды.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Ведомствоара электрон эш итүнең бердәм системасы турында» 2010 елның 8 сентябрендәге 697нче карарына тиешле үзгәрешләр кертелде.
Исегезгә төшерәбез: ана капиталыннан 25000 сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүне яисә 25000 сумнан да ким булмаган күләмдәге ана капиталыннан калган акчаларны алу өчен гаризаларны Россия Пенсия фонды сайты аша биреп була.
Федераль, аннан соң республика законнарына «Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталаштыру һәм резервлаштыру турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 2014 елның 9 июнендәге 43-ЗРТ номерлы Татарстан Республикасы Законын кабул итүгә бәйле кертелгән үзгәрешләр гражданнарның югарыда аталган категорияләре өчен эш урыннары санын арттырырга мөмкинлек тудырдылар.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Эшкуарлык субъектларының җиһазлар сатып алуга бәйле чыгымнары өлешен субсидияләү» программасы буенча субсидия формасында дәүләт ярдәмен күрсәтү өчен Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү турында игълан итә.
"Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды" Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе «МиР» үзкөйләүле оешма (ҮКО) әгъзасы булды.
РФ Икътисадый үсеш министрлыгы 223-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алуларны башкаручы арендаторга дәүләт яисә муниципаль милекне арендага алу шартнамәсен төзегәндә әлеге Закон белән җитәкчелек итәргә тәкъдим итә.
Икътисадый үсеш министрлыгы аңлатуынча, 44-ФЗ номерлы Закон контрактны өлешчә генә өзеп булуын күз уңында тотмый. Өлешчә өзү дигәндә ведомство аерым йөкләмәләрне юкка чыгару турында килешүне күз уңында тотыла, мәсәлән, аерым бер төрдәге эшләрнең башкарылуы турында.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Көндәшлекне үстерү стандарты кысаларында республикада товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр базарына мониторинг үткәрелде.
2016 елның 12 августында Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренең 2016 елның 1 яртыеллыгы өчен финанс-хуҗалык эшчәнлеге, һәм шулай ук 2016 ел йомгаклары буенча фаразланган нәтиҗәләрне карау буенча баланс комиссиясе утырышы узды.