2016 елның 29-30 августы көннәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закончылык һәм хокук белеме институтында (Мәскәү ш., Большой Харитоньевский тыкрыгы, 24) «2016 елда дәүләт-шәхси партнерлык һәм концессион килешүләрне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе» программасы буенча семинар уздырыла.
Cеминарда, 2016 елның июлендә төбәк норматив хокукый базасын федераль таләпләргә туры китерелүен исәпкә алып, «Дәүләт-шәхси партнерлыгы турында» 2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы Федераль законны һәм «Концессион килешүләр турында» законга кертелгән үзгәрешләрне гамәлдә куллану буенча киңәшләр тикшерелә. Бигрәк тә инфраструктур проектларны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан тыш акчаларны җәлеп итү буенча төбәк тәҗрибәсен анализлауга аерым игътибар биреләчәк.
Барлык оештыру мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон номерына шалтыратуыгыз сорала: 8 (903) 516-95-49, Никитина Ольга.