Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре (КФҮ) һәм дәүләт органнары хезмәтләреннән файдаланган гражданнар игътибарына

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Дәүләт хакимиятенең федераль органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләрен күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай ук кире элемтә алу максатларында 2013 елдан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы белән булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтү сыйфатына даими мониторинг үткәрелә.

Хакимиятнең федераль органы хезмәтен (шул исәптән КФҮкә мөрәҗәгать итеп) алган гражданнар, үзләре өчен иң кулай ысулны сайлап, күрсәтелгән хезмәтнең сыйфатын бәяли алалар:

-  «0919» - әлеге рәсми кыска номер аша бушлай СМС-сораштыруда катнашып;

-  «Сезнең контроль» vashkontrol.ru  мәгълүмати-аналитика системасы ярдәмендә;

- Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы кысаларында КФҮнең рәсми сайты аша: uslugi.tatarstan.ru/mfc;

- КФҮләрдә һәм республика хакимияте органнары биналарында урнаштырылган инфоматлар аша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International