Артём Здунов хоккей кәшәкәсе җитештерү заводын ачу тантанасында катнашты

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Россиядә  хоккей кәшәкәсе җитештерү буенча бердәнбер завод Яр Чаллыда ачылды.

Шәһәр тормышында әлеге мөһим вакыйга белән чаллылыларны ТР  Премьер-министры Илдар Халиков тәбрик итте. Агач һәм алюминийның иң яхшы сыйфатларын үзенә алган карбоннан ясалган, профессиональ хоккейчылар уйный торган кәшәкәләр әлегә кадәр Россиядә җитештерелмәде һәм Яр Чаллыда ачылган завод – илебездә мондый җитештерүне көйләп җибәргән беренче завод, дип билгеләп үтте ул. Илдар Халиков әлеге проектның хоккей кәшәкәләреннән шактый еракка китәчәгенә ышаныч белдерде. Премьер- министр проект   АСИҮТ резиденты булды, дип хәбәр итте  һәм яңа заводка уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International