Түбән Кама муниципаль районы Администрациясендә 2016 елның 16 августында «ИнноКам» территориаль аерымланган инновацияле-җитештерү үзәген төзү концепциясен алга таба гамәлгә ашыру сорауларын тикшерүгә багышланган киңәшмә үтте.
Киңәшмә кысаларында транспорт һәм энергетика инфраструктурасын үстерүнең өстенлекле инфраструктур проектларын тормышка ашыру, фән һәм инновацияләргә ярдәм күрсәтү, ИнноКам предприятиеләрен чимал белән тәэмин итү, һәм шулай ук Кама агломерациясендә экологик вазгыятьне яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алышулар оештырылды.