«Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризаларны карау комиссиясенең икенче утырышы 2016 елның 17 августында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева катнашты.
Комиссия утырышында «ЗаряД» Хоккей кәшәкәләре җитештерүе» инвестицияле проектын гамәлгә ашыру буенча «ЗаряД» ҖЧҖ гаризасы хупланды.