Наталья Таркаева Республика смотр-конкурсының оештыру комитеты утырышында катнашты

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары  Наталья Таркаева ТР муниципаль берәмлекләре арасында ел саен Татарстан Республикасы Көненә багышлап оештырыла торган Республика смотр-конкурсының (алга таба – Конкурс) оештыру комитеты утырышында катнашты. 2016 елның 17 августында уздырылган утырыш кысаларында 2016 елгы Конкурска йомгаклар ясалды.

Конкурс нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты карары белән 93 авыл җирлеге һәм Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларының 7 муниципаль учреждениесе җиңүче дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International