Моннан бер көн элек Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин булачак эшкуарлар белән очраштылар. Чарада Татарстан Республикасының өч иң яхшы мәктәп бизнес-компаниясе катнашты, шуларның икесе – Түбән Кама вәкилләре һәм бер команда – Бөгелмәдән. Җылы әңгәмә барышында балалар «Мәктәп компаниясе» программасында катнашу барышында алган шәхси тәҗрибәләре турында сөйләделәр.
Мәктәп командалары белән аралашу вакытында Артём Здунов, Айдар Метшин балаларга инициативалы, иҗади, булдыклы булганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр, һәм шулай ук үз проектларын алга таба этәрүдә зур уңышлар теләделәр.