2016 елның 16 августында Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында эшкуарларның сорауларына җавап бирде.
Очрашуда Кама аръягы эшкуарлары: Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Лениногорск, Зәй шәһәрләре, Кукмара районының кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре катнашты.
ТР икътисад министры Артём Здунов әлеге проект кысаларына үткәрелә торган чараларның мөһимлегенә басым ясады: «Эшкуарлар белән аралашуның мондый форматы – иң нәтиҗәлеләрнең берсе. Без бизнес өчен ачык, шул рәвешчә без барлык проблемалар турында ишетәбез һәм аларны бергәләп чишәбез», – диде ул.