Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеш үзәге вәкилләре 2016 елның 16 августында Татарстан Республикасы территориясендә төзелеш кластеры оештыру эше кысаларында Казан шәһәрендә урнашкан төзелеш материаллары җитешерүче ике заводта булдылар. Беренче завод - Мостаф Монолит Строй, ул төзелеш измәләре ясау белән шөгыльләнә. Икенче предприятие — ЖБИ-5, ул бетон һәм тимер-бетон продукция җитештерә. Очрашулар вакытында республикада тармак кластерын үстерү перспективалары каралды.