Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Яр Чаллы һәм Яшел Үзән моношәһәрләре территорияләрендә инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру сорауларына багышланган видеоконференция оештырылды

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 18 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы белән видеоконференция уздырылды. Видоконференция барышында Яр Чаллы һәм Яшел Үзән моношәһәрләрендә яңа инвестицияле проектларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм реконструкцияләү максатында  уртак финанслау өчен  Фонд тарафыннан акчалар бирелү шартларына багышланган сораулар тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International