Хәзерге вакытта 200 һәм 2000 сумлык яңа купюраларның иң яхшы дизайнына игълан ителгән бөтенроссия конкурсының икенче этабы бара. Әлеге яңа акчаларны 2017 елда әйләнешкә кертү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта «Иҗтимагый фикер» фонды (ИФФ) бөтенроссия халык сораштыруларын үткәрә. Аның нәтиҗәләре буенча акчада сурәтләнүгә дәгъва кылучы 20 символы булган 10 иң популяр Россия шәһәре сайлап алыначак. ИФФ тикшеренүләре кысаларында 6000 кеше сораштырылачак.
Казан шәһәре символлары өчен тавыш бирергә чакырабыз!