Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында киңәшмә планлаштырылды

2016 елның 24 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 25 августында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының икенче катта урнашкан  актлар залында сәгать 14.00 дә «Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертү. Уңай көндәшлекле мохит формалаштыру ысулы буларак биржа мәйданчыгы» темасына киңәшмә үткәреләчәк.

Чарага Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре чакырыла.

Киңәшмә Татарстан Республикасында Көндәшлекне үстерү стандартын гамәлгә кертүнең  һәм көндәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән реформаларны үткәргәндә өстенлекләрне билгеләүнең көнүзәк мәсьәләләрен, һәм шулай ук «Биржа мәйданчыгы» яңа электрон ресурсын куллануга, резидентларны җәлеп итүгә караган сорауларны тикшерүгә багышлана.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов,  «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы, инвестицияле эшчәнлек һәм төбәкара бәйләнешләр агентлыгы» ДУП генераль директоры Яков Геллер чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International