2016 елның 4-5 октябре көннәрендә Симферополь шәһәрендә (Кырым Республикасы) «Кырым-2016» IV Инвестицияле-төзелеш форумы (алга таба – Форум) уздырыла.
Форум менә инде дүртенче мәртәбә катнашучылар сыйфатында җирле төбәк һәм федераль хакимият органнары, төзелеш һәм проект оешмалары, җитештерүче предприятиеләр, тармак тәэминатчылары һәм финанс структуралары вәкилләрен берләштерә.
Чараның эшлекле программасы Кырым федераль округы төзелеш комплексының иң актуаль темаларын үз эченә алган.
Тулырак мәгълүмат (чара программасы, анда катнашу һәм гариза тапшыру шартлары) белән түбәндәге сайтта таныша аласыз: www.ikfo.ru.