«СТАРТ» һәм «УМНИК» программаларында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Фән-техника өлкәсендә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды (алга таба - Ярдәм фонды)  тарафыннан оештырыла торган «СТАРТ» һәм «УМНИК» программаларында катнашу өчен гаризалар җыю дәвам итә.

«СТАРТ-1» конкурсына гаризалар 2016 елның 30 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча автоматлаштырылган система аша кабул ителә: http://online.fasie.ru.

«УМНИК» конкурсына гаризалар Ярдәм фондының төбәктәге вәкиле тарафыннан тутырыла һәм тапшырыла. Гаризаларны җыю түбәндәге адрес буенча автоматлаштырылган система аша кабул ителә: http://umnik.fasie.ru/.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны Ярдәм фонды сайтында табарга мөмкин: www.fasie.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International