2016 елның 21-23 сентябре көннәрендә Санкт-Петербуртагы «ЭкспоФорум» Конгресс-күргәзмә комплексында IX Петербург халыкара инновацияле форумы узачак.
Петербург халыкара инновацияле форумы - Төньяк-Көнбатышның иң эре конгресс-күргәзмә чарасы. Аның мәйданчыгында ел саен 10 000нән артык белгеч җыела.
Чара программасында түбәндәге юнәлешләр каралган: машина төзелеше, станоклар төзелеше, металл эшкәртү, лазер җиһазлар, электроника һәм прибор төзелеше, ут техникасы, робот техникасы, заманча сәнәгать материаллары.
Чара кысаларында беренче мәртәбә Яшьләр инновацияле форумы һәм максаты эшче һөнәрләренең абруен күтәрү һәм һөнәри белем бирүне үстерү булган World Skills Russia халыкара коммерциячел булмаган хәрәкәте химаясе астында «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты да уздырыла.