Хөрмәтле эшкуарлар!

2016 елның 23 августы, сишәмбе

Әгәр сез яшь һәм амбицияле бизнесмен икәнсез һәм сезгә әле 30 яшь тә тулмаган икән, әгәр сез үзегез турында бөтен Татарстанга сөйләргә хыялланасыз икән, әгәр сез идеяләргә бай һәм тәҗрибәгезне башкалар белән уртаклашырга телисез икән, гаризагызны түбәндәге сайтта калдырыгыз: event.bizfabrika.ru.

Сезнең конкурсның Татарстан Республикасы буенча финалында чыгыш ясау мөмкинлегегез бар. Һәм ихтимал нәкъ менә сез үз проектыгызны конкурсның Мәскәүдә уздырылачак  Бөтенроссия этабында да күрсәтә алырсыз!

 «Син - эшкуар» конкурсының Татарстан Республикасы буенча финалы  2016 елның 8 сентябрендә  17.00 сәгатьтә Халыкара мәгълүмат үзәгендә ( Казан ш., Универсиада Авылы, 35) узачак.

Гаризалар 2016 елның 28 августына кадәр кабул ителә.

Конкурста инде бүген үк кемнең катнашканын event.bizfabrika.ru сайтына кереп карый аласыз.

Барлык сорауларыгыз буенча түбәндәге адреска языгыз: info@bizfabrika.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International