ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов журналистларга  «Татфондбанк» ГАҖ клиентлары кертемнәрен түләү барышы турында мәгълүмат җиткерде.

 


31
декабрь, 2016 ел
шимбә

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яңа 2017 ел белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Киләсе ел Сезнең өчен уңышлы, казанышларга бай, күркәм вакыйгалар һәм игелекле эшләр белән тулы яңа мөмкинлекләр елы булсын. Сезгә чын күңелдән бетмәс-төкәнмәс дәрт, изге ниятләрегезнең тормышка ашуын, барлык яңа эшләрегездә уңышлар телим!

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия 1-8 гыйнвар көннәрендә штаттагы режимда  8.00 дән 20.00гә кадәр эшли. Эшкуарларның телдән мөрәҗәгатьләре өчен түбәндәге телефон номеры билгеләнгән: (843) 524-90-90.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО (алга таба – Фонд) мәгълүматлары буенча, елына 5%лы ташламалы микрозайм алу шартлары турында белү өчен Фондка 352 эшкуар мөрәҗәгать иткән.

Нәтиҗәдә  Фондка «Тотрыклылык»  программасы буенча 114,1 млн сум акча алуга караган 58 документлар комплекты кергән, шулардан 2016 елның 31 декабренә 64,6 млн сумлык 26 микрозайм инде бирелгән.

2016 елның 15 декабрендә Россия Банкы тарафыннан «Татфондбанк» ГАҖ кредиторлары таләпләрен канәгатьләндерү буенча өч айга мораторий кертелде. 2016 елның 26 декабреннән агент банклар аша кертемчеләргә иминият түләүләре түләнә башланды.

 


30
декабрь, 2016 ел
җомга

 «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) Дәүләт корпорациясе 2017 елның 12 гыйнварыннан «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы»ның агент банклар аша  «ИнтехБанк» ГАҖ кертемчеләренә акчаларны түли башлавы турында хәбәр итә.

 


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен запас частьләр, автокомпонентлар һәм автомобильләргә техник хезмәт күрсәтү җиһазларының «KIAE 2017» икенче халыкара күргәзмәсенә чакыра. Әлеге чара 2017 елның 28 февраленнән 2 мартына кадәр Астана шәһәрендә (Казахстан Республикасы) уздырыла.

 

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» КБО операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары – эшкуарларга «Тотрыклылык» махсус программасы буенча микрозаймнар алуга гариза тапшыру өчен кирәкле документлар исемлеген шактый кыскарту турында карар кабул итте.

 


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның  Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге Татарстан Республикасының экспорт юнәлешле кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрен  «Сәламәтлек саклау һәм фармация EXPO 2017» Уналтынчы халыкара махсуслаштырылган медицина күргәзмәсендә катнашырга чакыра. Әлеге чара 2017 елның 24-25 феврале көннәрендә Ереван шәһәрендә (Әрмәнстан Республикасы) уздырыла.

 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан дәүләт хакимиятенең федераль органнары һәм Россия Федерациясенең бюджеттан тыш дәүләт органнары тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына еллык мониторинг уздыру йомгаклары ясалды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International