Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов журналистларга «Татфондбанк» ГАҖ клиентлары кертемнәрен түләү барышы турында мәгълүмат җиткерде.
«Татфондбанк» ГАҖ кертемчеләренә иминият акчаларын түләү
2017 елның 6 гыйнварына Татарстан Республикасы кешесе булган 93 меңнән артык банк кертемчесе 34 млрд сумнан артык күләмдәге иминият акчаларын алды. Түләнгән акчаларның түләнергә тиешле гомуми суммадагы өлеше – 73,4%.
«Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОның микрозаймнары
Операцион эшчәнлеген туктаткан банк клиентлары булган эшкуарларга ярдәм итү кысаларында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБОна микрозаймнар алу буенча гомуми суммасы 127,3 млн сумлык 67 гариза керде.