Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә: операцион эшчәнлекләрен туктаткан банк клиентлары булган эшкуарлар сораулары буенча кайнар линия 1-8 гыйнвар көннәрендә штаттагы режимда 8.00 дән 20.00гә кадәр эшли. Эшкуарларның телдән мөрәҗәгатьләре өчен түбәндәге телефон номеры билгеләнгән: (843) 524-90-90.
Татарстан Республикасында бәйрәм көннәрендә банкларның эш режимы.
«Тотрыклылык» махсус программасы буенча микрозаймнар алу өчен кирәкле документлар исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында (mert.tatarstan.ru) һәм «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү фонды» КБО сайтында (fpprt.ru) танышырга мөмкин.